12 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре Россия конституциясе көне уңаеннан "Ә син төп законны беләсеңме ?" дигән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чараны Россия гимнын тыңлау белән башладылар. Балалар уен-конкурс формасында бирелгән сорауларга җаваплар бирделәр, Россия турында шигырьләр укыдылар, илнең дәүләт символикасы турындагы белемнәрен тирәнәйттеләр.
.jpg)
.jpg)