Татар Тәкәше авылы хәбәр итә

2017 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан Татар Тәкәше авылы клубында  “Конституция һәм без” дип аталган мәгълүмати сәгать үткәрелде.

Клуб директоры А.Мусина бу бәйрәмнең килеп чыгуы, Россия Федерациясенең Төп законы – Конституция белән ныгытылган  хокукларыбыз һәм бурычларыбыз турында чыгышын презентация күрсәтеп алып барды. Чарада катнашкан авылдашлары викторина сорауларына җавап бирделәр. Ханымнар үзләрен рәсем сәнгатендә дә сынап карадылар.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International