Татар Тәкәше авыл клубы хәбәр итә

2017 елның 15 декабре, җомга

Авыл халкы элек-электән күп көч сорый торган эшләрне ирекле рәвештә җыелышып, күмәкләшеп башкарган. Каз өмәсе - авыл тормышының бер бизәге. Халкыбызның онытылып бара торган бу йоласын 13 декабрьдә Татар Тәкәшендә яшәүчеләр казлар үстергән Ләйсән Григорьева һәм Флюра Кашбиеваларда үткәргәннәр. Җылы мунчада казларны чистартканнан соң, көентә асып чишмәгә каз юарга барганнар. Күмәк эш тәмамлангач, Флюрә апа, каз маен эретеп, кызларны тәмле тәбикмәк белән сыйлаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International