Бәзәкә авылы китапханәсендә эшләп килүче “Хәят” түгәрәгенең чираттагы утырышы Чәй көненә багышланган иде.
Китапханәче Ф.Башарова түгәрәккә йөрүчеләрне чәй тарихы, чәй төрләре, чәй әзерләү, төрле халыкларның чәй пешерү ысуллары, чәйнең организмга тәэсире, файдалы яклары һәм чәй турындагы уйдырмалар турында сөйләде. Тарихка күз салып, әле чәй безнең илдә кулланылмаган вакытларда безнең ерак әби-бабаларыбыз төрле үлән сулары файдаланулары турында әйтеп үтте. Бу үләннәрне без бүгенге көннәрдә дә файдасын белеп кулланабыз. Бәзәкә авылының аш-су остасы Тәнзилә Сибгатуллина ашау-эчү предметлары турында табышмаклар әйтте, кайбер ризыкларны әзерләү серләре белән уртаклашты. Ниһаять, хуҗабикә кунакларны уртак көч белән әзерләнгән мул чәй табыны артына чакырды. Татар кызы, мәдәният хезмәткәре Г.Гумерова Салаватның “Кайнар чәй” җыры астында бөтен шартын китереп чәй пешереп һәркайсына чәй ясады. Самовар каршында эчкән хуш исле чәй барсының да күңеленә хуш килде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)