Тойгуҗа мәдәният йорты хәбәр итә

2017 елның 18 декабре, дүшәмбе

15 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре халыкара чәй көненә багышланган "Чәй тәме" дип аталган  чара үткәрделәр. Килгән кунаклар чәй күргәзмәсе һәм чәй янында кулланыла торган ризыклар пешерү рецептлары тупланган китаплар белән таныштылар. Китапханәче чәйнең килеп чыгу тарихы, аның сортлары, чәйнең файдалы үзлекләре, аны дөрес итеп куллану турында сөйләде. Чәй турында халык авыз иҗатында да, шагыйрьләребез иҗатында да бик кызыклы язмалар бар. Мәсәлән, чәй бәете, чәй эчүгә кагылышлы мәзәкләр, табышмаклар, мәкальләр тамашачыга бик кызык тоелды. Чәй эчүнең аерылгысыз атрибуты самавыр, чәй турында  шигырьләр укыдылар, тормыштагы чәй эчүгә кагылышлы күңелле вакыйгаларны искә  төшереп  күңелле итеп чәй эчтеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International