16 декабрьдә Тойма авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә Тойгуҗа авылында концерт куйдылар. Чарада төрле милләт биюләре, моңлы җырлар һәм кызыклы шигырләр башкарылды. Кунаклар тәкъдим иткән күңелле ял кичәсе Тойгуҗа тамашачысының күңеленә хуш килде. Артистларның чыгышын алар көчле алкышлар белән хупладылар. Концерт ахырында Тойгуҗа авыл җирлеге башлыгы Р. Сафин Тойма үзешчәннәренә киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп, рәхмәт белдерде.
.jpg)
.jpg)