Татар Кыш бабае

2017 елның 20 декабре, чәршәмбе

18 декабрь көнне, Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары өчен, “Татар Кыш бабае” дигән уен-сәяхәт уздырылды.

Балалар татар Кыш бабае һәм аның ярдәмчеләре: Карсылу, Батыр, Шүрәле, Убырлы һәм башка персонажлар белән таныштылар. Алар Кыш бабайның өендәге серле баскычында теләкләр теләделәр, кызыклы табышмакларга җаваплар таптылар, өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, кыш турында җырлар җырладылар. Укучылар, Кыш бабай күчтәнәчләре белән сыйланып, бәйрәм кәефе белән, киләсе елда да китапханәдә кызыклы очрашулар көтеп, таралыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International