Күз явыңны алырдай

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Татар халкы элек-электән бик зәвыклы халык булган. Бу турыда бүгенге көнгә кадәр сакланган зәркән эшләнмәләр сөйли. Ирләр кыйммәтле кашлы йөзекләр, билбау прәшкәләре тагып йөрсәләр, хатын-кызларның бизәнү әйберләре күпкә баерак, төрлерәк һәм зәвыклырак булган. Бизәнү әйберләрен хатын-кызларыбыз бүгенге көндә дә яратып кулланалар. Ә кайберләре шул матурлыкны үз куллары белән тудыра да. 

21 декабрьдә Бәзәкә авылы китапханәсендә хатын-кызларның бизәнү әйберләрен ясарга өйрәтү буенча Гөлназ Гильмутдинова мастер-класс үткәрде. Китапханәче Ф.Башарова иң элек ювелир сәнгать тарихы, йолдызнамә буенча кайсы ташның нинди билгегә туры килүе турында сөйләп үтте. Ә аннары оста катнашучыларны үзенең эш кораллары, төрле ташлар, бүгенге көн модасы белән таныштырды һәм күз явын алырдай алка, гаҗәеп зәвыклы брошка ясап күрсәтте. Үзлегеннән бу эшкә өйрәнә башлаган Р.Хөснетдинованың күп кенә сорауларына җавап бирде, эш алымнарына өйрәтте. Осталык дәресеннән һәркем канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International