Хуш киләсең, Нардуган

2017 елның 26 декабре, сишәмбе

22 декабрь көнне Татар китапханәсе хезмәткәре Хафизова Г.Р. 7нче бакчаның татар теле тәрбиячесе Нуриева В.Р. белән берлектә “Хуш киләсең, Нардуган” дигән фольклор сәгате үткәрделәр.

Татар халкы яши торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманнарда ук Яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип йөрткәннәр. Гадәттә ул 22 нче декабрьдән 7нче гыйнварга кадәр дәвам иткән.  Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Нардуган атамасы монголча “нар” –“кояш” һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Димәк, нардуган, “кояш туган” дигән мәгънәдә була.

Мәктәпкә әзерлек төркеме балаларына бәйрәмнең асылы презентация аша җиткерелде. Бергәләп Нардуган такмаклары әйтелде. Татар халык уеннары “Түбәтәй”, “Күрсәт әле үскәнем”, “Кар атыш” уеннары уйналды. Җырлы-биюле “Нардуган” бәйрәме балаларга бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International