24 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен"Чыршы, утларыңны кабыз!" дип аталган яңа ел тамашасы үткәрделәр. Балалар бәйрәмгә килгән әкият геройлары белән күңел ачтылар, Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән кунаклар да балалар белән төрле конкурсларда катнаштылар. Кыш бабай балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләште.



