Чыршы бәйрәмнәре дәвам итә. Бүген, ягъни 27 нче декабрь көнне, Песәй авылының "Чулпан" балалар бакчасында бәйрәм зур әзерлек белән узып китте. Нәниләр әкият дөньясында үзләрен бик бәхетле хис иттеләр. Әкият геройлары белән төрле уеннарда, ярышларда катнаштылар, Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар башкардылар. Бәйрәмне үткәрү өчен тәрбияче апалары Гөлия Хасанянова, балалар бакчасы мөдире Зәкия Минегәрәева, мәдәният йорты хезмәткәрләре Рафаэль Кабиров, Фирдәвес Рәхмәтуллина, китапханә хезмәткәре Розалия Яраханова зур көч куйганнар.



