Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

27 декабрь  көнне Сәйтәк авыл клубында , “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә , “Серле кыңгырау серләре” дип исемләнгән Яңа ел иртәсе булды. Бәйрәмгә әти-әниләр , укучылар һәм авыл халкы җыелды.  Балалар, тәрбиячеләре Л.Ефимова белән берлектә, Яңа елга багышланган җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр.Серле кыңгырау ярдәмендә бәйрәмгә әкият геройларын чакырдылар. Бәйрәмгә килүче Куян дус ( авыл клубы мөдире Я.Гизатуллина) балаларга  бүләк итеп хәрәкәтле һәм җырлы-биюле түгәрәк уеннар алып килде. Балалар һәм килгән кунаклар һәрбер уенда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм азагында Кыш бабай белән Кар кызы  тырышлыклары, бәйрәмдә бердәм катнашулары өчен, балаларга бүләкләр тапшырдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International