26 декабрь көнне Сәйтәк авыл клубында “Кыш бабай остаханәсе” исемле чара булды. Авыл клубы хезмәткәрләре , укучыларның кышкы ялларын файдалы уздыруларын истә тотып, алар өчен төрле чаралар әзерләде. Чараның максаты: чыршы уенчыклары ясау иде. Бу көнне укучылар , оригами ысулын кулланып, кәгазьдән кар бөртекләре, гирляндалар ясадылар. Авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. оригами ысулы белән эшләү серләрен аңлатып, укучыларга биремнәр бирде. Укучылар барлык эшләрне зур кызыксыну белән мавыгып башкардылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)