10 нчы гыйнварда Тойгуҗа авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре"Раштуа бәйрәмендә очрашу" дип аталган кичә үткәрделәр. Китапханәче тамашачыларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләп китте, ә алга таба кичә викторина сорауларына җаваплар, төрле кызыклы уеннар белән дәвам итте, бәйрәмдә катнашкан һәрбер кеше призларга ия булды.Ә кичә ахырында авылдашлары Г.Старикова бу бәйрәмнең төп ризыгы- дөге һәм йөзем җимешләре кушып пешерелгән ботка (рождественское сочево) белән сыйлады.