6нчы январь конне Камай мәдәният йортында балалар өчен "Кыш бабайда кунакта" дип аталган уенлы-жырлы тамаша уздырылды. Кыш бабай ролен - сәнгать җитәкчесе Зиннурова Сәрия, ә Кар Кызын мәдәният йорты директоры Япаева Лариса башкарды.Бәйрәмгэ килгән балалар, 2 командага бүленеп, төрле конкурсларда ярыштылар: кәгазьдән кар бөртеге кисү, тимераякта шуу, Кыш бабайлар ярышы, күз бәйләп шарлар җыю, матур теләкләр әйтү. Бәйрәм ахырында Кыш бабай һэм Кар кызы балаларга кечкенә генэ бүләкләр өләштеләр.



.jpg)