Тойма мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

5 нче  январьда Тойма  мәдәният  йортында  мәдәният  хезмәткәрләре  һәм  китапханәче  белән  берлектә  балалар өчен  Чыршы бәйрәме  уздырдылар . Бу  чара «Яңа  ел, кил  безгә!»  дип  исемләнде. Балалар чыршы  тирәли  әйләнеп  Яңа  ел  турында  җырлар  җырладылар,  Кыш  бабайга шигырьләр  сөйләделәр һәм  төрле  уеннарда катнаштылар. Кыш  бабай  аларга  татлы  конфетлар  таратты. Ә көндез чишмә  буенда  балалар  белән  чана  шуу  оештырылды, алар  рәхәтләнеп  уйнадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International