Бөтен дөнья балаларына үзенең тылсымлы әкиятләре аша билгелебөек француз язучысы Шарль Перроның тууына быел 390 ел тулды. Шушы зур дата уңаеннан Бәзәкә авылы китапханәчесе Ф. Башарова Перроның иҗаты белән таныштыру өчен “Ләйсән” балалар бакчасына килде.
Язучының китаплары белән таныштырганнан соң китапханәче балаларга “Волшебницы” әкиятен кычкырып укыды. Аннары бергәләп “Мальчик с пальчик” мультфильмын карадылар. Соңыннан бергәләп фикер алыштылыр һәм әкиятләр балаларны тыйнак, әдәпле булырга, олылырны хөрмәт итәргә өнди дигән нәтиҗәгә килделәр. Балаларга укыр өчен әдәби китаплар калдырганнан соң китапханәче алар белән саубуллашты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)