“Хәят” түгәрәгендә искечә Яңа ел

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Искечә Яңа елны бәйрәм итү бүгенге көндә матур бер традициягә әйләнде. 12 январь көнне Бәзәкә авылы китапханәсенең “Хәят” түгәрәгенә йөрүчеләр шушы  уңайдан тагын бер кат җыйналдылар.

Түгәрәк табын артында борынгыдан калган матур гореф-гадәтләрне искә төшерделәр, “шаян лотерея” уйнаттылар, “күңелле телеграммалар” кабул иттеләр, “Әйдәгез, уйныйк, шат булыйк!” уенында катнаштылар, җырлап-биеп күңел ачтылар. Кичәгә килгән Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел белән котлап түгәрәк эшендә уңышлар теләделәр, киләсе елда да очрашулар насыйп булсын диделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International