Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

15 нче январь көнне Сәйтәк мәдәният хезмәткәрләре Бәзәкә урта мәктәбендә балаларның иҗади эшләренә нәтиҗә ясады. Сәйтәк авыл клубы хезмәткәрләре, Бәзәкә урта мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Вахитова Р.Р. белән берлектә, балаларның кышкы яллары вакытында, “Иң яхшы чыршы уенчыгы” исемле конкурс игълан иткән иде. Башлангыч сыйныф укучылары бу конкурста бик теләп катнаштылар. Үзләренең осталыкларын, иҗади фикерләүләрен тагын бер кат исбат иттеләр. Миронов Степан, Хисамов Данис авыл клубының махсус бүләкләренә лаек булдылар. Балаларның иҗади эшләре шулай ук район конкурсына җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International