17 гыйнвар көнне Татар китапханәсендә “Бер очрашу – үзе бер гомер” дигән “Ядкарь” әдәби клубы утырышы узды.
Утырышта үткән елга нәтиҗәләр ясап, 2018 елга планнар каралды. Китапханәче Гөлназ Хафизова,15 февральдә 85 еллык юбилее узган, Татарстанның халыкартисты Әлфия Авзалованы искә алып, аңа багышланган шигырьләр, мәкаләләр, фоторәсемнәр белән таныштырды, яңа китаплар тәкъдим итте.
“Көзге моң”, “Вакыт бар әле” җыентыклары авторы Диләрә Хуҗина яңа шигырьләрен укыды. Гөлниса Евдакимова үз фикерләре белән бүлешеп, шигъри юлларын ишеттерде.
“Ядкарь” әдәби клубының яңа әгъзасы Гөлсем Фардеева да үз шигырьләрен башкалар хозурына тәкъдим итте.
Яратам мин салкын кышларны.
Сокланыплар йөрим кышкы урамнарда,
Агачларны ап-ак бәс сарган.
Карап туеп булмас гүзәллеккә,
Сихри табигатькә таң калам.
Ап-ак болытларда йөзгән кебек,
Ак томанга кереп югалам.
Шундый матур, гүзәл манзараны
Табып була тагын кайлардан?
Тәрәзәгә матур рәсемнәрне
Бер рәссам да ясап куймаган –
Бер ходаем биргән матурлык бу
Хак тәгаләм безне зурлаган.
Урман-кырлар буйлап узсаң әгәр,
Җем-җем итә энҗе бөртекләр,
Шул энҗеләр керфекләргә кунса,
Китәселәр килә эрепләр.
Туган якта гына матур бит ул
Табигатьнең һәрбер фасылы,
Татарстан дигән төбәк бер ул
Таба алмассыз башка асылын! /Фардеева Гөлсем/
.jpg)
.jpg)