Бөек мәгърифәтче Ш.Мәрҗанига 200 ел

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2018 елның 16нчы январендә татар мәгърифәтчесе Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан Бәзәкә авыл китапханәсе мәктәп укучылары өчен чара үткәрде.

Китапханәче Ф. Башарова укучыларны “Бөек мәгърифәтче Ш.Мәрҗани” дигән слайд презентациясе аша гомум төрки-татар тарихын, Казан татарлары тарихын бербөтен итеп берләштергән, татар ханнарының югалган исемнәрен иң беренчеләрдән булып санап чыккан бөек шәхес Мәрҗанинең тормыш юлы, хезмәтләре белән таныштырып китте, китапханәдә мәгърифәтче турында булган материалларны укырга тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International