Татар Тәкәше авылында яшәүче ханымнар 18 гыйнвар көнне спорт дәресенә җыелдылар.
Көн матур, кояшлы. Агачлар матур ак күлмәкләрен кигәннәр. Татар Тәкәше клубы мөдире Мусина Айгөл авылдагы ханымнарны скандинавия йөрүенә җыйды. Апалар бик теләп ризалаштылар. Ахкиямова Тәслимә, Нуриева Мансура, Муллаәхметова Лилия, Галеева Илсөяр, Каюмова Раилә һәм Әминә апа разминка ясап алганнан соң, кышкы көннең матурлыгына хозурланып, саф һавада йөреп кайттылар. Бергәләп табигать кочагында йөреп кайту кәефләрен күтәреп җибәрде. Хәрәкәт итүнең тәнгә дә, җанга да шифа бирүенә апалар тагын бер кат инандылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)