17 нче январь көнне Сәйтәк авыл клубы мәйданында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кышкы күңел ачулар оештырылды. Халыкара Кар бабай көне уңаеннан , Сәйтәк авылы “Ләйсән” балалар бакчасы балалары янына Кар бабай (авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г.) кунакка килде. Балалар Кар бабай белән бергә “Куышлы”, “Качышлы” , “Балыкчы “уеннары уйнадылар. Таякчыклар ярдәмендә кар өстенә рәсемнәр ясадылар. Кар бабай әзерләгән табышмакларга да бик теләп җаваплар әйттеләр. Соңыннан бергәләшеп чана шудылар. Һәр бала Кар бабайның баллы призына лаек булды.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)