19 нчы гыйнварда Тойгуҗа авылы китапханәсендә шагыйрә, драматург, бик күп җыр текстлары авторы, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Гөлшат Зәйнәшеваның тууына 90 ел һәм драматург, шагыйрь, Тукай исемендәге премия лауреаты Илдар Юзеевның тууына 85 ел булу уңаеннан "Яратыгыз кешеләрне!" дип аталган әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә китапханәче А.А. Сафина һәм мәдәният йорты директоры А.Х. Мөхәмәтҗанова тамашачыны әдипләрнең тормыш һәм иҗатлары белән таныштырдылар. Г. Кудрина, Р.Зинәтуллина, А.Мөхәмәтҗанова, К. Галимәрданова шагыйрьләрнең кайбер шигырьләрен, Г. Зәйнәшева турында истәлекләрне укыдылар. Бергәләшеп халык арасында популярлык казанган җырларын башкардылар. И. Юзеевның "Кыр казлары артыннан " исемле пьесасыннан Ясминә һәм Әкбәр диалогы беркемне дә битараф калдырмады. Кичә "Кыр казлары артыннан "җырын җырлап төгәлләнде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)