Бәзәкә китапханәсендә эшләп килүче “Хәят” түгәрәге үзенең эшен дәвам итә.
Чираттагы утырышка китапханә түгәрәктә катнашучыларны серле моң иясе Әлфия Авзалова җырлары белән каршы алды. Чөнки шушы көннәрдә халкыбызның сөекле җырчысына 85 яшь тулган булыр иде. Иң элек укучылар Ә.Авзалованың тормышына багышланган “Моң патшабикәсе” дигән видео карадылар, аннары яраткан шөгыльләренә утырып эш башладылар. Сүз сүзгә үрелде, вакыт үткәне дә сизелмәде. Әллә Әлфия апаның моңы тәэсир итте, ни арада Хузина Фидания апа ваза куяр өчен салфетка бәйләп бетерде, Галимова Фәймә чәчәкләр ясарга өйрәтте. Тылсымлы куллы ханымнар эшләреннән кәнагать булып, тагын очрашуларны теләп саубуллаштылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)