18 гыйнвар көнне Татар Тәкәше авылында яшәүчеләр Кар бабай бәйрәме уздырдылар. Кар бабай (Муллахмәтова Лилия) белән бергә әкият иленнән Дию пәрие (Ахкиямова Тәслимә) дә килде. Авылның Каракай сыеры (Нуриева Мансура) шаян сүзләре белән бәйрәмгә килүчеләрнең кәефен күтәрде. Кар бабай кунакларны уйнатты, чыршыдан уенчыклар җыйдырды. Дию пәрие эт елына этен кунакка алып килде. Кичә бик күңелле үтте.
.jpg)
.jpg)
.jpg)