Иске Гришкин авылы китапханәсендә кыш фасылының иң популяр герое “Кар бабай көнен” (“Праздник Снеговика”) билгеләп үттеләр.
Балалар йорт тирәләренә борынгыдан ук ни өчен “Кар бабай” ясау серенә төшенделәр. Башына чиләк киеп, кулына себерке тотып “Кар бабай” безне бәла-казалардан саклап, кишер-борыны киләсе мул уңышны чакырып тора икән бит. Юл буена ясалган “Кар бабай” жәяүле юлчыларга маяк булып, жил-буран белән юлны себереп куя дигән кызыклы уйлар да туды. Балалар “Кышкы табышмакларга” кызыклы җаваплар таптылар.
.jpg)
.jpg)