Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

22 гыйнвар көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары белән “Акылга нур биргән – уку” дигән уен-дәрес узды.

Балалар, әкиятләр һәм мультфильм геройларын искә төшереп, викторина сорауларына җавап бирделәр. Иң күп балл җыйганнары призларга ия булдылар. Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларга яңа китап-журналлар тәкъдим итте. Укучылар китапханәгә язылып, өйдә уку өчен әдәбият сайлап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International