Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 24 гыйнвары, чәршәмбе

Песәй авылы мәдәният йортында 21 нче гыйнвар көнне  "Өстәл теннисы" түгәрәгенә йөрүчеләрнең ярышы булып узды. 8-11 нче сыйныф укучылары үзара көч сынаштылар. Уен кызганнан-кыза барды. Уенда катнашучылар иптәшләренә көч-куәт биреп, һәр очко өчен кул чабып, теләктәшлек белдерделәр. Соңыннан җиңүчеләргә түгәрәк җитәкчесе  Рафаэль Кабиров мактау кәгазьләре тапшырды. Мондый ярышларны авыл яшьләре арасында да уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International