26 нчы гыйнвар көнне Песәй авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рәхмәтуллина Ф.Х. мәктәп укучылары белән берлектә “Син ТАССР турында нәрсә беләсең?” дигән тема астында сыйныф сәгате уздырды. Чара барышында укучылар белән мәктәп музеена экскурсия оештырылды. Музей җитәкчесе Тимербаев Н.Ш. укучыларга күп кенә кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Икенче өлешендә укучыларны сораулар белән тулы өстәл каршы алды. Балаларга үзләренең зирәк һәм тапкыр булуын дәлилләү өчен менә дигән мөмкинчелек туды. Укучыларның ТАССР турындагы белемнәрен тулыландырып, чарага нәтиҗә ясалды.

