Рәссам Иван Шишкин һәм эшмәкәр Петр Ушков балачак дуслар булалар, Алабуга шәһәрендә йортлары бер урамда урнашкан. Иван Ивановичның туганнан туган энесе Петр Капитоновичның апасы Варварага ойләнгән.
Һичшиксез рәссам Менделеев якларында еш булгалаган һәм берничә рәсем ясаган.
И. И. Шишкин туган көненә багышланган күчмә күргәзмә Балалар сәнгать мәктәбендә туган якны өйрәнү музее белән берлектә әзерләнгән.