28 январь көнне Сәйтәк авыл клубы “Керәшен җорты” музей бүлмәсендә күпләргә үзенең моңлы тавышы белән таныш булган авылдашыбыз , һәвәскәр җырчы Иван Качаев истәлегенә “Авылыбыз сандугачлары “ дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә Иван Качаевның тормыш һәм иҗат юлына багышланган материаллар, төрле елларда җырчы лаек булган Мактау грамоталары, фото сүрәтләре урнаштырылган. Барлык материаллар гаилә архивыннан Сәйтәк авылы музей фондына тапшырылган иде. Шулай ук күргәзмәдә һәвәскәр җырчы, Сәйтәк кызы Роза Сафронова турында да материаллар бар.Чыннын да, авылыбызда горурланырлык кешеләребез бик күп .“Керәшен җорты” музей бүлмәсе авылдашларына авылыбызның шундый кешеләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Авыл клубы хезмәткәрләре материалларны тагын да тулыландыру өстендә эш алып баралар.

.jpg)

