Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы – иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте. Ленинградның батыр халкы, 3 ел буена дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде.
Бу көн уңаеннан китапханәче Галимуллина Г.М. Камай авылы мәктәбендә “900 көнгә сузылган батырлык” исемле хәтер сәгате уздырды. Чарада катнашкан яшүсмерләр тарих битләренә күз салып, дәһшәтле сугыш еллары, 900 көн дәвам иткән Ленинград блокадасы мәхшәрен сурәтләгән язмалар белән таныштылар, презентация карадылар .
.jpg)
.jpg)