Иске Гришкин авылы китапханәсендә Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры балаларының каһарманлыгы белән таныштыру, аларга карата хөрмәт тәрбияләү максатында «Ленинградлылар батырлыгы үлемсез!» исемле батырлык дәресе үткәрелде.
Санкт-Петербург шәһәренең тарих музеенда сакланучы Таня Савичеваның көндәлеге турындагы, блокада балаларының коточкыч тормышын яктырткан әңгәмә укучыларны бик нык тетрәндерде. Ладога күле аша узган «Тормыш юлы», Ленинградтан Тихоново авылына эвакуацияләнгән балалар тормышы турында бик бирелеп тыңладылар. Күңелләрендә икмәкне олылау, туган илне ярату хисләрен яңарттылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)