Сталинград сугышы Икенче бөтендөнья сугышында төп бәрелешләрнең берсе һәм ул Бөек Ватан сугышы барышында борылыш тудырган зур вакыйга була. Шул уңайдан Камай авылы китапханәсендә Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган, “Сталинградның кайнар кары” исемле батырлык дәресе үтте.
Тарих укытучы Миннахметов А.Б. укучыларга Бөек Ватан сугышы, бу сугышта илебез халкының күрсәткән батырлыгы һәм сугыш елъязмасының иң куркыныч бер өлеше булган Сталинград сугышы турында тетрәндергеч итеп сөйләде. Камай авылы китапханәчесе Галимуллина Г.М. Сталинград сугышына багышланган презентация аша сугышның аяусыз, рәхимсез булуын һәм халкыбыз хәтерендә мәңге җуелмаслык хәтирә булып калуын күрсәтте,әлеге темага багышланган китаплар һәм открыткалар белән таныштырды .
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)