3 февральдә Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче белән берлектә «Кыш көне дөрес туклану» дигән темага әңгәмә уздырдылар. Фельдшер Л. Мубаракшина сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен кыш көне нинди ризык, җиләк -җимеш ашарга кирәклеге турында сөйләде.
Мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәче «Гаилә» журналыннан салкын тигәндә нинди ризыкларны ашарга ярый, кайсылары зыянлы булуы турында мәкаләләр укыдылар. Чарага килүчеләр бик кирәкле мәгълүматлар алдылар.
.jpg)