2 нче февральдә ”Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында укыйбыз” исемле акция игълан ителгән иде. Шул уңайдан Камай авылы мәктәбендә китапханәче Галимуллина Г.М. укучыларга бөек Ватан сугышында балаларның батырлыклары турында сөйләде.
Балалар Б.Лавреневның ”Разведчик Вихров”, В.Быковның “Обелиск”, “Сотников”, А.Фадеевның “Молодая гвардия” әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Шулай ук китапханәдә әлеге чара уңаеннан әзерләнгән китап күргәзмәсе өлкән яшьтәге китап укучыларда да зур кызыксыну уятты.
.jpg)
.jpg)
.jpg)