Татар китапханәсе хәбәр итә

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

5 февраль  көнне Татар китапханәсендә 7нче мәктәп укучылары  “Әкиятләр илендә” сәяхәтендә катнаштылар.

Серле йомгакка ияреп, балалар төрле әкиятләргә килеп чыктылар: татар, рус, дөнья халыклары әкиятләре белән таныштылар. Китапханәче Гөлназ Хафизова аларга халык әкиятләренең  буыннан буынга тапшырылуын аңлатты. Балалар әкият геройларын искә төшереп, табышмакларга җавап бирделәр, мультфильм карадылар. Өйдә укыр өчен дә укучылар бу юлы әкият китапларын  сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International