Песэй авылы мәдәният йорты хэбэр итэ

2018 елның 9 феврале, җомга

7 нче февраль көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәптә «Буыннар очрашуы» дип исемләнгән студентлар белән очрашуда катнаштылар. Студентлар үзләренең уку йортлары, укудан тыш вакыттагы шөгыльләре турында бик теләп сөйләделәр. Алар өчен викторина һәм кызыклы уеннар әзерләнгән иде. Иң үзенчәлекле җаваплар өчен призлар да бирелде. Кичәнең икенче өлеше мәдәният йортында дискотека белән дәвам итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International