8 февраль көнне китапханә хезмәткәрләре “Өмет яры” халыкны социаль яклау үзәгендә “Язмышларга буйсынмас җан” дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Күренекле шагыйрь, прозаик, драматург Фәнис Ярулинның 80 еллыгына багышланган кичәдә, Гөлназ Хафизова ял итүчеләрне,слайдлы презентация аша,әдипнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Видеоязмада язучы белән әңгәмә тыңланды. Чара барышында Ф.Яруллин сүзләренә язылган җырлар видеоязмада һәм Земфира Шакирова башкаруында яңгырады.
18 яшеннән инвалид калып, урын өстендә ятарга мәҗбүр булса да, яшәргә генә түгел, иҗат итәргә дә көч тапкан язучы соклану хисләре уятты. Һәркем, сәламәт булып, аяк-куллар йөргәндә, тормышка зарланмыйча, һәр көнгә куанып яшәү кирәклеген уйлагандыр бу кичәдә.
.jpg)
.jpg)