Җилкәннәр җилдә сынала

2018 елның 9 феврале, җомга

Китапханәче Галимуллина Г.М. Камай авылы мәктәбендә күпкырлы талант иясе, язучы, Татарстан Республикасының халык шагыйре Фәнис Яруллин иҗатына багышланган “Җилкәннәр җилдә сынала” исемле әдәби сәгать үткәрде.

Чараның максаты Фәнис Яруллинның тормыш һәм иҗат юлы белән кыскача таныштыру, әдип иҗатына хөрмәт уяту, укучыларда шигърият белән кызыксыну тәрбияләү иде. Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, Ф.Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә .Укучылар аянычлы язмышка дучар булган, шуңа да карамастан, үзендә яшәргә көч тапкан, күтәренке рухлы, киң күңелле, көчле шәхес – Фәнис Яруллинның иҗатына битараф калмадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International