Китапханәнең төп бурычларыннан берсе - балаларның кулларына китап алган вакытта аны дөрес куллана белергә һәм китапка кадерле әйбер итеп карый белергә күнектерү. Шул максаттан чыгып Бәзәкә китапханәсендә “Яраткан китабыма яңа тышлык” дигән иҗади сәгать үтте.
Китапханәдә эшләп килүче “Китапханә дуслары” түгәрәгенә йөрүче балалар үзләре яраткан яки таушалган бер китапны өйләренә алып укыдылар һәм аның эчтәлеген яктырткан рәсем ясадылар.Һәр укучы күңелен биреп башкарган эш төгәл үтәлгән һәм сокланырлык иде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)