9 нчы февраль көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәптә Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Җилкәннәр җилдә сынала" дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәре,татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Хәбибрахман кызы әдипнең тормышы һәм иҗатына багышланган видео тәкъдим итте. Видео авторы Фирдәвес Рәхмәтуллина 2017 нче елның 27 нче ноябрендә Баулы районы Кызылъяр авылындагы Ф. Яруллинның музей йортында булуы, язучы туган авылның урамнарыннан горурланып атлавы, музейда алган тәэсирләр,әдипнең үзе катнашындагы кичәләр, аның турындагы истәлекләр белән каләмдәшләренең уртаклашуы турындагы сюжетлардан тамашачылар тирән мәгънәгә ия булган мәгълүмат алдылар. Укучылар шагыйрьнең төрле елларда иҗат ителгән шигырьләрен яттан сөйләделәр. Рафаэль Кабиров, Гөлнар Ситдикова тарафыннан башкарылган музыкаль номерлар кичәгә аерым ямь өстәде. Әлеге чара Ф. Яруллинның әдәбият күгендә якты янучы йолдыз икәнен тагын бер кат раслады.




