Әдәбиятыбызның йөзек кашы

2018 елның 12 феврале, дүшәмбе

9 нчы февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә  Татарстанның халык язучысы Г. Тукай исемендәге премия лауреаты Фатих Хөснинең тууына 110 ел тулу уңаеннан "Әдәбиятыбызның йөзек кашы" дип аталган әдәби кичә үткәрелде.

"Язучылар исемлегендә кеше саны байтак, әмма Ф.Хөсни, Ә Еники, Г. Бәширов кебек халык хәзинәсе - тел җәүһәрләре белән сак эш итүчеләр санаулы" дип язды үзенең бер мәкаләсендә язучы М.Мәһдиев. Ф.Хөснинең "Кабак", "Сөйләнмәгән хикәя", "Без ни өчен җизнидән биздек", "Чыбыркы", "Малай, чиләк,әби", "Ферма кызы Халисә"хикәяләрен һәм язучының "Минем тәрәзәләрем" дигән автобиографик повестен генә укып чыгу да бу сүзләрнең дөреслегенә укучыны тагын бер тапкыр ышандырды. Соңыннан "Йөзек кашы" повестен алдан укып килгән китап укучыбыз әсәрнең эчтәлеге буенча үз фикерләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International