Сәйтәк авыл клубы хәбәр итә

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Сәйтәк авыл клубында 11 нче февраль көнне Театр елы уңаеннан төрле яшьтәге балалар өчен “Театр серләре” дип исемләнгән кичә булды. Авыл клубы мөдире Ясминур Гизатуллина презентация аша балаларны театр төрләре, театрда үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Бигрәк тә балалар театры төрләре  аларда зур кызыксыну уятты. Курчак, өстәл, бармак, шәүлә  театры күнекмәләрен алымнарын өйрәнделәр. Соңыннан балалар үзләре өстәл театры өчен кулланмалар әзерләделәр. Бергәләшеп “Йомры икмәк” әкиятен сәхнәләштерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International