Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе.

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Вафирә Гыйззәтуллинаны искә алу кичәсе.

Йолдыз гомере – нурларында,

Үзе сүнә - нуры кала.

Җырчы гомере-җырларында,

Үзе китә - җыры кала.

Бу сүзләр авылыбыз сандугачы, вакытсыз арабыздан киткән Вафирә апа

Гыйззәтуллина турында. Исән булса 13 нче февральдә аңа 72 яшь тулган булыр иде.

Бу көнне Камай авыл мәдәният йортында җырчы сандугач  Вафирә Гыйззәтуллина репертуарындагы җырлардан төзелгән ,  “Җырлыйк әле”  уены уздырылды. Уенда Турай авылы  мәдәният йорты  директоры Фәния Миннехатипова , Сәйтәк авылы  мәдәният йорты  директоры Ясминур Гиззатуллина, Тойма авылы  мәдәният йорты  директоры Айрат Мубаракшин катнашты. Алар “тыңла әле”, “уйла әле”  һәм “кара әле” турларында көч сынашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Уен  күңелле җырлар белән үрелеп барды.

 Менделеев районының үзәкләштерелгән клублар системасы җитәкчесе Фәрхетдинова Р.С.уенга йомгак ясап, уенчыларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Кичәдә Вафирә Гыйззәтуллинаның тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтелде.  Аңа багышланган күргәзмә тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

 Кичә мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханә белән берлектә оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International