Җилләрдә сыналган җилкән

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

14 нче февральдә Тойгуҗа авылы китапханәсендә халык язучысы, шагыйрь, драматург Муса Җәлил исемендәге, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан "Җилләрдә сыналган җилкән» дип аталган әдәби кичә үткәрелде.

Китапханәче язучының иҗаты белән таныштырганнан соң, "Җилкәннәр җилдә сынала" әсәреннән өзек укып киттеләр. Төрле елларда нәшер ителгән "Танышлар арасында", "Җан авазы", "Әйтелми калган сүз" һәм күп томлыклардан әдипнең әкият, мәсәл, хикәя, шигырь, юмор жанрында язылган әсәрләрен укыдылар. Язучының укытучыларга багышлап язылган "Иң гүзәл кеше икәнсез" һәм башка җырларын гармунга кушылып башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International