Песәй авылы мәдәният йорты хәбәр итә

2018 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Муса Җәлилнең тууына 112 яшь тулу уңаеннан Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре Фирдәвес Рәхмәтуллина, Рафаэль Кабиров, китапханәче Розалия Яраханова белән берлектә "Муса Җәлил - патриот шагыйрь" дигән тема астында батырлык дәресе уздырдылар. Әлеге чарада шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясалды, презентация каралды, укучыларга алдан әзерләп куелган викторина биремнәрен дә үтәргә туры килде. Балалар да җавапсыз калмады: яраткан шагыйрьләре иҗат иткән шигырьләрне матур итеп башкардылар, әдип сүзләренә язылган җырлар яңгыравы кичәне тагын да тулыландырып җибәрде. Мәктәптә булып узган чара турында да әйтеп үтәргә кирәк. Бик матур итеп бизәлгән залда җыелган тамашачылар Муса Җәлилнең хатыны Әминә ханымның язмасын тыңлый алу бәхетенә ирештеләр. Шагыйрьнең шигырьләре укылды, мәдәният йортында эшләп килүче "Җырлыйк әле" түгәрәгенә йөрүчеләр тарафыннан җырлар башкарылды. Шагыйрь иҗаты үлемсез, Җәлил мирасы яшь буынны тәрбияләүдә өлге булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International