Аның исеме калды тарихларда

2018 елның 16 феврале, җомга

Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә

Һәм үләргә кыю ир булып.

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,

Үлемем дә яңгырар җыр булып.

Бу шигырь юлларын укыганда һәркем Муса Җәлилне искә төшерә.Бу исем инде легендага әйләнде. Туган илебезгә әйләнеп кайткан шигырьләре аша без Муса Җәлилне көчле рухлы, идеалларына тугрылыклы булып калган һәм тормышны ихлас күңелдән яраткан каһарман итеп күрәбез.

15 февраль көнне Камай авылы мәктәбендә “Аның исеме калды тарихларда...” исемле шигъри марафон уздырылды.

Китапханәче Галимуллина Г.М. ”Муса Җәлилнең иҗатын беләсеңме?” исемле видеовикторина уздырды. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International