Бәзәкә авылы китапханәсендә Татарстанның халык язучысы Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “Шигырьләрем дәва булсын” исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды.
Ф.Яруллин фаҗигале язмышка дучар ителгән кеше. Ләкин, аның рухы көчле, шуның белән ул күпләргә үрнәк.Гомере буе урын өстендә килеш иҗат итеп ул 55 китап бастырып чыгара. 56 нчы “Әйтелми калган сүз” дигәне аның вафатыннан соң дөнья күрә.
Кичәдә китапханәче Ф.Башарова шагыйрьнең биографиясе белән таныштырып үтте, вакытлы матбугатта басылган, моңарчы билгеле булмаган истәлекләрен укучыларга җиткерде, шагыйрьнең туган көнендә Казанда үткәрелгән “Җилләрдә сыналган җилкән мин” дигән кичәдән өзекләр карарга тәкъдим итте. Һәм әлбәттә, кичәдә аның шигырьләре яңгырады. Авылдашларыбыз Г.Гомәрова, Ә. Закирова, Т.Сибгәтуллина, М.Исмәгыйлова күңелләренә дәва алган шигырьләрен укыдылар. Кичәгә нәтиҗә ясап аның “Шуны белдем” шигыре сөйләнде:
Яши-яши шуны белдем,-
Тормыш мәңге сыный икән.
Намусына тугры кеше
Сынауларда сынмый икән.
Яши-яши шуны белдем,-
Бәхет күктән яумый икән.
Эшне дусты иткән кеше
Кайгыларда аумый икән.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)